2019 елның 15 июньдә Татарстанда Болгар шәһәрендә Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» булачак. Ул Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү көне буларак уздырыла.Фестивальгә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән күп санлы дин тотучылар килә. Шулай ук бу көнне Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган «Бөтенроссия Коръән укулары» балалар - яшьләр конкурсының финалы да узачак.