20Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 18-20 май көннәрендә “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия  татар дин әһелләре форумын үткәрә. Әлеге чарада Россиянең 68 төбәгеннән татар дин әһелләре катнашуы көтелә. Сезне форум эшендә катнашырга чакырабыз. Форумга төбәгегездә эшчәнлек алып баручы  45  имамны да алып килүегезне сорыйбыз.

Килү – 18 май көнне 12:00 сәгатькә кадәр. Катнашучыларны теркәү Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында (К.Маркс ур., 38/5). 18 майда төшке аштан соң форумның эше башланып китәчәк.

Форумның пленар утырышы 19 май көнне 09:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында (Татарстан ур., 1) башлана.

Форум көннәре: 18-19 май. 20 май “Изге Болгар җыены”на бару каралган.

Катнашучыларның торак, туклану, мәдәни программа һәм юл чыгымнарын оештыручылар үз өсләренә ала. Китү – 20 май көнне 18:00 сәгатьтән соң.