Работу выполнила Земдиханова Рузия,

ученица 11 а класса МБОУ “ Шыгырданская СОШ №1”,

внучатая племянница ветерана

Руководитель: Валитова Фания

Кираметдиновна

Шайдуллов Минегали Шайдуллович (1918 – 1970). Капитан, 31 отд. д. (из Книги Памяти)

Шайдуллов Минегали Шайдуллович 1918 нче елда туган. Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка китә. 14 кавалерия дивизиясе, 129 кавалерийский полкта кавалерист булып хезмәт иткән. Сугышта ике мәртәбә яраланган. Терелеп армия сафына баскач, 31нче аерым дивизион правительственный бронепоездда хезмәт иткән. “ За боевые заслуги”, «За Победу над Германией» медальләре белән бүләкләнгән. Мин аның сугышта күргәннәре турында туганнарыма сөйләгән истәлекләре белән уртаклашам: Бу турыда без аларның язма истәлекләрен өйрәнеп беләбез. Аларның сугышта күргәннәре турында еламыйча укып та булмый. Ниләр генә кичермәгән сугышчылар, нинди зур сынаулар үтмәгәннәр!

“Мин армиягә 1939 елны киттем. Бару белән безне противотанковый орудиягә артеллирист итеп өйрәтергә тотындылар. Бу вакытта Финляндия белән сугыш бара иде. Без бер ай өйрәнгәч, безнең командный составны Финляндия фронтына алып киттеләр. Шуннан соң безне Польшага кавалерия частена күчерделәр. Шулай итеп без Польшада, Көнбатыш Украинада, Астрахань шәһәрендә тордык. Аннан соң сугыш алдыннан безне элеккеге СССР границасына, Слобода шәһәренә китерделәр. Шулай итеп без служить итеп торганда 21 июньдә кавалерийский полктан дивизиядән бер взвод җыеп, отличник солдатларны армейский инспекторский проверкага җибәрергә тиеш иделәр. Без шунда җыенып ята идек. Старшина озатырга килгән иде. Старшина конюшняга чыкты һәм шул вакытта өч немец самолеты узды. Шуннан соң тревога белән бер сәгать эчендә без үзебездән ерак түгел бер урманга җыйналдык. Безне көнбатыш границага ашыктырдылар. Өч көннән соң без оборонага күчтек һәм юго — западный фронтта немецлар белән сугыша — сугыша әкрен генә чигендек. Ике ай сугышкач, бер авыл өчен сугышта мин җиңелчә яраландым. Мине госпитальгә җибәрергә теләсәләр дә, мин бармадым. Полковой обозда икенче эшелонда бер ай лечить ителдем. Рана төзәлеп җитәр — җитмәс мин передовой линиягә үз взводыма сорап киттем. Шуннан соң алгы сызыкта сугыштым. Без һаман да чигенә идек әле. Бервакыт без кавалеристлар урманда яшеренеп ашарга туктаган вакытта Кулебяка шәһәре тирәсендә бер авылны безнең пехота оборонять итә иде. Ул авылны киңлеге 80 — 90 метр булган бер елга урталай бүлеп тора иде. Безгә атларны урманда калдырып шул авылга барырга куштылар. Барлык корал, СВТ автоматический винтовкалар һәм 4 станоклы пулемет иде безнең полкта. Немецлар бу авылга өч яклап һөҗүм иттеләр. Бу хәл кичкә таба булды. Безнең винтовкалар яңгырга кадәр аткаладылар, ә хәзер бу авылга килгәч, яңгырлар яуган иде, винтовкаларыбыз атмыйлар. Безнең бары тик пулеметыбыз гына эшли. Немецлар ташкын кебек киләләр, безнен пулемет атып торуга карамыйлар. Шулай сугыша торгач, немецлар бу авылның яртысын алдылар һәм керү белән үк авылны яндырырга, хатын — кыз, бала — чагаларны кычкыртырга, кыйнарга тотындылар. Без кергән күперне немецлар алдылар. Безгә елга аша кичәргә приказ булды. Бу вакытта төн иде. Оружиены бәреп калдырырга ярамый иде. Безнең кешеләр бата башладылар. Шуннан соң полк командиры корал үзең алып чыга алган кадәр генә алырга кушты. Ике иптәшем украинецлар йөзә белмиләр иде, алар елга аша чыкмадылар. Мин бары тик күлмәкчән генә елганы йөзеп чыктым. Анда минем кебек чыгучылар күп иде. Елга аша чыккач, ике сыңарлаш итек таптым һәм бер карчыктан иске чүпрәк алып итекне кидем. Миңа моннан ничек тә таң атканчы китеп өлгерергә кирәк иде. Немецлар иртүк килә инде алар. Моннан чыктым да ике олау бара яралыларны төяп. Минем тешем тешкә бәрелә. Үзем ялангач. Шунда бер яралы миңа үзенең шинелен салып бирде. Мин суда ике сәгать чамасы торганга сөйләшерлек тә хәлем юк иде. Олаучылар яралыларны бушатып калдырырга телиләр, тик яралылар төшмиләр. Мин аларга юл күрсәттем дә үзем коралсыз — нисез кырлар аша чама белән үзебезнең гаскәрләр ягына киттем. Бу вакытта Днепрның теге ягы немецлар кулында иде инде. Мин үзебезнекеләрне очрата алмадым. Алар китеп өлгергәннәр иде инде. Мин бик оста йөзә алмый идем. Шулай барганда миңа пехота частеннан бер солдат очрады. Аңарда корал бар. Ул да минем кебек частеннан аерылган. Ул теге авылга бара иде. Мин аны анда җибәрмәдем һәм бер төн буе 20 км юл үттек. Берәр сәгать хәл алгач, тагын киттек. Бу авылдан 25 км чамасы киткәч, таң атты. Безнең частьлар Днепрның бу ягына чигенәләр. Шулай итеп без переправага җиттек. Минем иптәшем үз частенда калды, ә безнең часть теге якка чыккан иде инде, мин дә елганы кичтем. Мине юлда полуторка машина белән үзебезнең частнең начальник снабжениесы куып тота. Ул мине машинага утыртты. Безнең часть ялга чыккан иде. Мин взводыма кайттым һәм үз күзләремә ышанмадым. Безнең взводтан тик өч кеше генә калган иде. Бер көн ял иткәннән соң, безгә өстәмә көч 17 кеше бирделәр һәм передовой линиягә киттек. Немец белән безнең ара 200 м. Шулай 7 көн окопта яттык. Ашарга төнлә генә алып киләләр иде. Бер атнадан соң немецларга каршы наступление башларга приказ булды. Башта танклар, самолетлар һәм без һөҗүм иттек. Ул вакытта связь юк иде, сугыш тактикасын яхшы белми идек әле. Без авылның аскы ягына корсак өстеннән шуып бардык. Бу арада безнең ике танкны яндырдылар.Утны яудыралар гына. Без 20 кешедән 7 генә калдык. Без үзебезнең окопларга кайттык. Шулай итеп ул көнне приказны ялгыш биргәннәр, бары тик безнең взводка гына. Башка частьлар бөтенләй сугышмаганнар. Бу вакытта сентябрь иде. Без тагын наступлениегә киттек. Базда бер немец яшеренеп калган.Ул сержантка атыйм дигәндә мин аның автоматын борып өлгердем. Шул вакытта минем кулым яраланды. Сержант приказы белән немецның башына сукты. Шуннан соң мине госпитальгә җибәрделәр һәм «За боевые заслуги » дигән медаль бирделәр.

Госпитальдә өч ай яттым. Аннан соң госпитальдә кеше күп булганга күрә, мине өч айга райвоенкомат карамагына җибәрделәр,терелгәнчегә кадәр. 1942 нче елның мартына кадәр ике ай өйдә тордым. Аннан соң тагын киттем фронтка. Бу вакытта немецлар Мәскәүдән кай җирдә 100 км, кайсыбер направлениедә 180 км да торалар иде. Аннары безне, карт фронтовикларны бронепоездка сайлап алалар. Бу поезд бөтен материаль часте һәм кешеләре белән һәлак булган. Безне 110 кешене сайлап алдылар. Без Мәскәү тирәсендә тимер юлда тордык. Безгә материальный часть бирә алмадылар, ә соңга таба аның кирәге калмады. Безне төрлебезне төрле частька җибәрделәр. Безне, ике комсомолецны, правительственный бронепоездка җибәрделәр. Мине 1946 елда армиядән демобилизовать иттеләр”.