Воспоминания ветерана Великой Отечественной войны Бикчурина Абдулгани Миналимовича, жителя села Шыгырдан о лагерной жизни

Воспоминания записала

ученица 9б класса

МБОУ “Шыгырданская СОШ №1”

Батыревского района

Таймасова Зиля

Руководитель: Валитова Ф.К.,

педагог — психолог МБОУ

“Шыгырданская СОШ №1”

Бикчурин Абдулгани Миналимович, род. 1921. Рядовой, 218 арт.полк, 76 див., ЛФ, ЗФ. « Отечественная Война» II степени (из Книги памяти)

Без 1941нче елда армиягә чыгып киттек. Апрельның 19ында Орловский областе Елецкка. Елецкта 1-2 ай служить итәргә тотынганнан соң, безнең бәхетсезлеккә каршы немец сугыш ачты. Аннан соң безне сугышка алып киттеләр. Без 218 нче артиллерия армиясендә идек. Белоруссиядә, Витебск тирәсендә сугыштык. Бервакыт безнең снарядлар беткәч, безне немец самолетлары бомбить иттеләр. Шуннан 17 кеше генә калдык. Машиналар һәрберсе яраксызга чыкты.

Безнең бер лейтенант калган иде. Лейтенант станция Рудниковка машина снарядлар алырга барырга диде. Без анда 8 көн бардык. Көндезен барып булмый, төнлә генә бара идек. Немец самолетлары очып йөри. 8 көн барганнан соң, безнең ашарга бетте. Лейтенантның акчасы бар иде,бер авылга кердек. Бер карт янына кереп сораштык, ул безгә бер ипи бирде.

«Станция Рудников еракмы?» дигәч, «Әнә, яна. Анда немец аэродромы да бар»,- диде. «Немец еракмы?» диеп сорагач, «Немец около Москвы»- диде.

Мин шунда иптәшемМакачев Шәрифкәәйттем: «Харап булдык бит».Шунда мина Шәриф: «Курыкма. Безнен, Россия зур бит. Ул безнең рус үз гомерендә бирелмәгән. Мин ышанам, рус халкы бирешмәс», — диде.

Аннары без кустарникка кереп яттык. Безнең өстән самолет очып китте. Шуннан соң мотоцикллар белән немецлар килеп безне атарга тотындылар.Кайсыларыбыз раненый булды.

Баштан снаряд шикелле әйбер белән аттылар. Шунда мине борынга, башка ранить итте. Витебскида военный лагерь булган, шунда итеп яптылар. Анда безнең кебек бәхетсез кешеләр бик күп иде. Анда купме торганнан соң, Оршага алып киттеләр. Оршада көненә бер кружка баланда бирәләр иде. Анда 10-15 көн яткач, Польшага алып киттеләр. Польшада лагерь исеме Мазавиц диләр иде. Польшада бик күп иде безнең кебек пленный Россия солдатлары. Польшада шунда надсменнар(надзиратель смены?),руслар, белорусслар, украиннар. Надсменнарны руска каршы сугышырга ала диеп сөйлиләр иде.

Без аннары руслар белән бергә кушылдык. Анда фамилияләрне рус фамилиясенә яздырдык. Польшадан Голландиягә алып киттеләр товарный вагон белән. Юлда үлгәннәрне күмгәләп тә калдырдык. Овчаркалар саклый, вагон кырыенда прожекторлар төнен янып тора. Голландиядә безне бер ай тоттылар. Анда ашарга арчымаган алманың ашын ярты литр бирәләр иде. Аннары беркөнне ипи белән ярты литр аш бирделәр, аннары безне товарный вагоннар янына алып килделәр. Вагонга төяргә тотындылар. Вагонга бик тыгыз төяделәр. Овчаркалар, эсэслар безне алып киттеләр. Вагон яннарында прожекторлар белән кояш иңэр — иңмәс кабызалар. Үлгән кешеләр вагон эчендә үк бардылар. Шулай итеп без өч сутка бардык. Австриягә концлагерь Маутхаузинга алып килделәр. Концлагерьга кергәч, 3100 кеше диеп сөйләделәр. Шуннан безне мунчага кертә башладылар.

Мунча иртәдән башлап кичкә кадәр керттеләр. Бөтен әйберләрне алып калдылар, безне эчке күлмәкләр белән генә чыгардылар. 16,17,18 өч баракка кертеп яптылар. Ике атна тордык. Аннары безгә агач калоткалар, беркатлы киемнәр бирделәр.

Каждый барак(блок) калючий тимерчыбык белән чорналып алынган иде. Бер барактан икенчесенә күчәргә юк иде безнен барак тирәсендә. Немецның бандитлык белән утыручылар башка төрле кием белән. Башларында каска иде,кулларында резиновый шланг иде. 19нчы барак санчасть иде.

Безнең баштагы чәчләрнең уртасыннан каждый атна ике нулле машинка белән алалар иде. Аннары безне эшкә алып киттеләр. Эшкә барганда тау астына таба 186 баскыч төштек. Гранит таш карьеры, шул таш карьерыннан эсэслар ташлар кутәртеп лагерь Бав дигән нигезләргә ташыттылар. Хәле киткән, стройдан чыкканнарны аталар иде. Аннары без күтәреп кайта идек. Күтәреп кайткач, умывальникка ыргыттыралар иде. Шулай итеп бер ял көнне барак башлыгы керде дә: «Кайсыларыгыз эшкә чыга» диде. 1941- 1942нче еллар бик салкын кышлар иде. Без бер 30 кеше эшкә чыктык. Без лагерь эченнән кар ташыдык, эсэслар, овчаркалар артыбыздан йөриләр. Обед вакытында кайтсак, 700 кешене каулап чыгарганнар, ялангач килеш, безгә шуларның ашын бирәләр, без аларны бетерә алмадык, калды. Кич кайткач, боларны кертмәгәннәр. Салкын кыш, туңып беткәннәр. Шуннан сон, безгә тагын шул ашны,үзебезнен, порция итне бирделәр. Без ашаганнан сон, аларны кертәләр. Шуннан сон бик күп кеше дизентериягә китеп үлделәр. Эчең китсә, күмер бирәләр иде.

Агач калоткалар белән бик уңайсыз йөрергә, аякка тия. Әгәр эштән хәлең бетеп калса, бер, ике, өч көн калсаң, машинага ябып, сухой пар белән үтерәләр.

Машинага кызыл тәре куйган, үзең белмисең дә, хәле булмаган кеше нәрсә белә ул. Забор кырыена барып булмый, артык колючий тимерчыбык чорнап куйган,биеклеге дә шулай шикелле. Колючий тимерчыбык ике метр ярым, өч метрлы эчкә таба берәр метр бардыр, каяда ут яна. Тотынсаң, ток суга. Колючий тимерчыбыктан 4 — 5 метр таш стена, стенаның биекле өч метр бардыр, тоже шулай ук эчкә таба куелган. Токлы тимерчыбык, утлар янып тора. Колючий тимерчыбык белән таш стена арасында эсэслар йөриләр, көнен-төнен вышкаларда пулемет белән торалар. Нинди дә булса нарушение ясасаң яисәәйбер урласаң, кулларыңны богаулап капкаишек төбенә чылбыр белэн бәйләп куялар иде. Яисә күткә сугалар,кулны-аякны каптырып куялар.50дән артык сукмыйлар. 25-15не сугалар иде. Миңа үземә дә күткә алырга да туры килде.Бәрәңге урлаган эчен 15 кат суктылар, күткә утыралмыйча йөрисең.

Еврейларны күралмыйлар иде. Аларны шундый издевать итәләр иде. Бервакытны 8 еврейны базар көнне эсэсовчы, лагерь коменданты ике бозау зурлык овчарка белән шуларны издевать итә. Колючий тимерчыбык күтәртә, тәннәре, куллары кан гына булдылар. Барып электр тогына тотынма келиләр, овчаркалар жибәрми. Шуннан күпме җәзалаганнан сон атарга алып киттеләр ахрысы. Аталар иде аларны. Крематорий көнен — төнен янып тора иде. Немецларның политика белән утыручылары треугольниклары яшел төстә. Кайсыларыныңвишневый иде. Алар немец законына буйсынмаганнар дияләр иде. Анда бер немецләр генә түгел, чехлар,поляклар,югославлар, французлар,бельгиецлар,итальянецлар һәм башка төрле халыклар. Русларныңкиемендә арткы ягында, алгы ягында SU иде. 68664-бусы минем номер.

1942нче елның мартында таш кутәреп ташый идек. Шуннан соң мин яхшы командага эләктем. Шул иптәшләр арасыннан 20 кеше сайлап алдылар. Аннары без таш ясарга өйрәттеләр. Анда ышык иде, башы япкан иде,яңгыр-җил юк. Без анда азайган идек инде.

Аннары безнен, комсоставлар килде диделәр. 20нче баракта «Блок»та. Аларның тирә — ягын тагын өч метрлы такта белән әйләндереп алганнар. Үзләрен беркая да чыгармыйлар иде. Без аларны күрмәдек, но безнең офицерлар диделәр. Беркөнне эшкә чыгармыйлар. Барак янына чыкканны каулап кертәләр. Бер ике- өч көннән соң безне Гозен дигән лагерьга алып киттеләр. Гозен дигән лагерь Мотхаузиннан 5 км булыр. Шунда карьерда эшләдек тагын! Мотхаузин лагерындагы политика белән утыручынемецлар эшкә баргач безнең рус солдатлары кая житкәнне әйтәләр иде. 2 немец 1937нче елны Россиядэ сессиядә булганнар иде.

Аннары бервакытны Эсэс белән полицияләрне безгә китерделәр. Эсэс лар киттеләр. «Кая барасыз?» дип сорагач, «Белмибез» диделәр. Шуннан соң 4 майда лагерьда немецлар Гитлер үлгән дип сөйләделәр. Безгәбер-ике сутка ипи бирмәгәннәр иде. 5 майда англичаннар килеп ачты ишекне, кич сәгать 5тә проверка вакытында. Шуннан соң без лагерьга кермәдек, капкага кеше сыймый,бар да чыга. Шуннан мин 6 иптәшләрем белән эшләгән турыбыздан карьерга бардык та, таш дробилка башына менеп яттык. Шунда кич кундык. Торып лагерь яныннан узсак, лагерьны ябып куйганнар. Аннары Дунай буйлап киттек. Дунай буенда бер лодкага утырдык. Дунай буйлап лодка белән бер көнбардык. Икенче көнне Дунай буйлап ике яклап рус солдатлары киләләр. Лодканы бер урынга тартып, рус солдатларын күрергә чыктык. Шунда бер лейтенант, бер старшина, солдатлар. Безне шунда ашаттылар, бездән сораштылар. Аннары без тагын киттек. Лодка белән без күп тә китмәдек, безне кырыйга яшәләр. Без лодканы туктаттык та,Дунай кырыена чыктык. Кайсылары безгә «китер атабыз» диләр, «изменник Родины» диләр, кайсылары «Сорашыйк әле», - диләр. Шуннан соң безне тикшерү лагерына алып киттеләр. Лагерьда безнең кебек пленныйлар бик күп иде. Безне тикшергәннән соң кире служить итәргәалдылар. Аннары өйгә1946нчы елда гына кайттым.