Выступление муфтия г.Москвы, Центрального региона и Чувашии Альбира хазрата Крганова на VI Форуме татарских религиозных деятелей. 


Мөфти, Россия Федерациясе Иҗтимагый Палатасы әгъзасе Альбир хазрэт Кргановның “Милли тормыш һәм дин” исемле, Казанда узган 6-нчы татар имамнары форумында ясаган чыгышы.

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Мөхтәрәм гали хәяте әгъзаләре, хөрмәтле Президентыбыз, мөфти хәзрэт галиҗәнәпләре, кадерле имамнар, остазлар, газиз дин кардәшләрем вә милләттәшләрем! Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Белгәнегезчә кичә узган бер секциянең темасы “Мәктәп һәм дин” иде. Әлегеге утырышта каралган мәсәләләрне сезнең игътибарга җиткерергә рөхсәт итегез.

Бүгенге мәҗлесебезнең исеме “Милли тормыш һәм дин” булганга, классик шагыйребез Хәсән әфәнде Туфаннын “Туган тел” исемле әсәре белән сүземне башлыйм. Туган тел

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә;

Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем — бәгърем, син ул, син!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәрнәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен.



Бүгенге очрашуыбызны бик мөһим дип саныйм, чөнки көн тәртибендә татар мәгарифе һәм, шул уңайдан, мәдәният, дин, тел һәм әдәбият мәсьәләләре дә карала. Әлеге компонентлар бүгенге үзгәрүчән дөнья шартларында татар милләте үзаңының нигезен тәшкил итә торган матдәләр.

Чит илләрдә яшәүче татарлар, һәм, бигрәк тә Россия Федерациясе татарлары, үзләренең мәркәзе итеп һәрвакыт Казанны һәм Татарстанны күрә. Әлбәттә, башкача була да алмый. Соңгы дистә еллар дәвамында, М. Ш. Шәймиев һәм Р. Н. Миңнеханов тырышлыгы белән, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәгән татар диаспораларын, мәркәзебез Казан нигезендә берләштерүдә озын һәм катлаулы юл үтелде. Республика җитәкчеләре әлеге процесс барышында дәүләт вәкилләре буларак кына түгел, ә ил һәм дөнья күләмендә татар милләтенең рухи лидерлары буларак та башкарып килделәр.

Шулай ук республика җитәкчелегенең акыллы сәясәтен уңышлы алып барган, ин зур милли оешмабыз булган конгрессны дин ягына игътибар юнәлткән лидерыбыз Ринат Зиннур улы Закировтан та Аллаһ риза булса иде.

1998 елда уртак тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсендә, инде бүген Россиянең һәм Бәйсез дәүләтләр берлегенең ислам мәгарифе өлкәсендә әйдәп баручы югары уку йорты булып саналучы, Россия ислам университеты оештырылды. Әлеге уку йортында традицион ислам белемен тарату һәм үстерү эше генә түгел, шулай ук татар телен һәм мәдәниятен саклау эше дә уңышлы алып барыла. Әйтик, «Без татарлар» проекты кысаларында менә инде берничә ел татар теле, татарлар һәм ислам тарихы буенча түләүсез курслар үткәрелә.

РИУ хезмәткәрләре һәм җитәкчелеге тырышлыгы белән татар телендә китаплар нәшер ителә, татар дин галимнәренең революциягә хәтле чорга караган китаплары яңадан бастырыла. Күптән түгел университетта милли-дини мәгариф музее эшли башлады. Әлеге музейда халкыбызның уникаль тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле экспонатлар тупланган.

Кызганычка каршы, дөньяның ерак төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең күпчелеге Казаныбызга килеп, татарларның тарихы һәм мирасы белән танышу, шулай ук Россия ислам унивреситетында белем алу мөмкинчелегеннән мәхрүм. Моннан тыш, тулаем, милләтебез, динебез үсеше белән бәйле проблемалар бар. Мин алар турында аерым сөйләп китмәкче булам. Әлеге проблемалар мәдәният, дин, гореф-гадәтләр өлкәләренә кагылсалар да, тамырлары белән халкыбыз мәгариф системасына барып тоташа.

- Бүгенге көндә без мәчетләр каршындагы зур булмаган мәдрәсәләрдә узучы якшәмбе курслары өлкәсендә зур гына проблема булуын күрәбез. Дәүләтебез аларга карата таләпләрне җитдиләндерде. Шуларның беренчесе менә мондый: якшәмбе курсларын оештырыр өчен мөстәкыйль биналар булырга тиеш… Бу проблема турында сөйләгәндә игътибарыгызны «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» дигән 125 нче Федераль Законга юнәлдерәсем килә. Әлеге проблема хәтта күбрәк закон белән түгел, ә аны куллану практикасы белән бәйле.

Бүген 125 нче Федераль Закон рөхсәт иткән, мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә алып барылган белем бирү һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген компетентлы органнар тарафыннан «Мәгариф турында» дип аталган федераль закон кысаларына кертергә тырышу тенденциясе сизелә. Һәм бу очракта, «Мәгариф турында» дигән закон нигезендә, мәчетләр укыту эшен алып барырга рөхсәт бирүче документ – лицензия алырга тиеш булачаклар. Мәчеттә эшләүче имамнарның хокук өлкәсендәге белемнәре тирән булмау сәбәпле, аларга мәдрәсәләрне ябып, халык белән алып барылган мәгърифәтчелек эшчәнлеген туктатудан башка чара калмый. Бигрәк тә бу авылларда һәм ерак төбәкләрдә урнашкан мәдрәсәләргә кагыла. Нәтиҗәдә без үз мәнфәгатьләрен алга сөреп, радикаль карашлы дин таратучыларның активлашып китүен күзәтәбез. Чөнки бу карар аларга кин юл ача.

Шул ук вакытта, төрле мәйданнарда ислам мәгарифен өч баскычлы оештырырга дигән фикерне алга сөрәбез. Югары уку йортларына укырга баручы шәкертләрне башта бит мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә эзерлергә кирәк. Алайса, балалар башка кайда җитешер?

Әлеге проблеманы хәл итү өчен, безнеңчә, җирле дини оешмаларга, мәчетләргә һәм, гомумән, диния нәзарәтләренә «Мәгариф турында» дигән законга каршы килмәгән һәм, шул ук вакытта, «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» дигән 125 нче Федераль Закон кысаларында эш итүче мәчет һәм дини курслар эшчәнлеген көйләүче процедураны әзерләү зарур.

Икенче әһәмиятле юнәлеш буларак, без мөфтиятләрнең дини уку йортларын теркәүдә ярдәм күрсәтүдә һәм мәгариф процессын барлык федераль таләпләргә һәм стандартларга туры китерүдә күрәбез.

Безнең карашка, мәдрәсә җитәкчеләренә һәм белем бирү курслары өчен җаваплы кешеләргә консультация белән ярдәм итүче, бу эшне башкара алучы профессиональ кадрлар әзерләү аркылы илебезнең ислам университетлары ярдәм күрсәтә алыр иде дип уйлыйбыз. Ярдәмгә бигрәк тә илебезнең татар авылларында яшәүче олы яшьтәге имамнар мохтаҗ.

Зур татар авылларында салып куйган буш мәдрәсләр бар, аларга нишлэргэ?

Буген чын, хикмәтле, дустанә миллилегебезне дин сагына җигәргә кирәк вакыт, туганнар.

- Башка мөһим проблеманы татарлар арасында милли үзаңны, милли традицияләрне, милли мәдәниятне танымыйча, милли театр, милли мәдәният, сабантуй бәйрәме кебек халкыбызның гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләрен инкарь итүче (хәтта тыючы) радикаль карашлар тәшкил итә. Ислам тәэсире астында гасырлар буена формалашып килгән милли татар мәдәниятен радикаль (ваһһаби) идеологиясе белән алыштыруга юл кую, һичшиксез, зур хата булыр иде.

Чөнки радикаллар милли бәйрәмнәрне, милли киемне, милли мирасны кабул итми. Алар бөтен нәрсәне уртак кысаларга кертү өчен көрәшә. Шуңа күрә, әлеге халкыбыз өчен деструктив көчләргә каршы тору өчен традицияләребезне торгызуга һәм ныгытуга зур игътибар бирелә. Бүген алдыбызда торган бурыч – халкыбызның гасырлар буена сакланып килгән рухи һәм мәдәни байлыгын туплау һәм тарату.

Чын мәхәллә системасын торгызу зарури. Һәм, әлбәттә, әлеге зур эшне башкаруда Татарстан Республикасы җитәкчелегенең һәм Бөтендөнья татар конгрессының роле гаять зур булачак. Чит төбәкләрдә традицион татар мәдәниятын үстерү өчен Татарстан Конституциясенен 14 матдәсе нигезендэ республика бюджеты тарафыннан финансланган грантлар системасын кертү отышлы адым булыр иде дип уйлыйбыз.

Әгәр дә милли традицияләрне үстерүдә эффектив чаралар күрелмәсә, алда әйтеп узганча, милли үзаңнын югалуы радикалларны отышлы ситуациягә куеп, татарлыгыбызны гына тугел гасырлар буе каныбызга сеңгән ислам фикереннән мәхрүм калачакбыз.

- Бүгенге көндә актуаль булган тагын бер проблема – мәчетләрдәге яшь имамнарның татар теле дәрәҗәсенең түбән булуы яисә аларның татар телен бөтенләй белмәүләре. Имамнар белем алган университетларда һәм мәдрәсәләрдә әлеге мәсәләгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш. Традицион татар имамнарының ролен популярлаштыру максатыннан, без, яшьләребезгә бигүк таныш булмаган Россия мөселманнары Диния Нәзарәтенед беренче мөфтие Мөхәммәтҗан бине әл-Хөсәен бине Габдеррахманга багышланган китабын нәшер иттек.

1802 елда Казанда беренче мөфтиебез чыгарган китапнын басылунын әһәмияте бик зур. Татар халкынын ин зур җыелу органына әйләнгән мөфтиятнең һәм милләтебез лидеры булган мөфтиләрнең эшләрен искә алу булды бу! Бу китапны чыгарганда беренче мөфти Россия мөселманнарына традицион исламны аңлату, Коръәнгә һәм сөннәткә нигезләнгән ислам стандартлары булдыруны максат итеп куйган булган! Ягъни гомум стандартлар булдырган.

Мөфтинең татар мирасын кайтаруны һәм үстерүне максат итеп куйган китабын Мәскәү мөфтиятенең “Россия мөселманнары мирасы” проекты кысаларында чыгардык. Бу проект буенча без элекке булган һәм хәзерге тарихи, дини һәм фәнни китапларны бастыруны максат итеп куйдык. Китапны мөфтиятләргә, мәдрәсәләргә дә таратырбыз.

Бу китапка бөек татар тарихчысы вә ислам галиме Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре әйткән сүзләр бар. Олы хәзрәтебез телне саклыйк, тел бетү –дин бетү ул дигән. Тагын бер бөек әдибебез Дәрдемәнд “Аталарымның исеменнән ваз кичмәмен”- дигән.

Хакыйкаттә тел ул — халык мәдәниятенең төп яссылыгы. “Белем ул исламнын рухы вә таянычы ” дигән Әбу-Шәех. Хәзер без мәчетләрне төзеп тутырдык, инде белем бирүгә җитди игътибар бирер вакыт җитте… Шиһабетдин хәзрәт мең тапкыр хаклы. Бүген инде әллә күпме дәлил моңа бар: телен югалткан төрки халык, динен дә, мәдәниятендә үзендә югалтачак. Тел белән гореф-гадәт ул бер бина шикелле булса, анын нигезе дин. Ә дин дигәндә, халкыбыз “Хакка бармыйча, халыкка хезмәт итеп булмый” дигән.

Динне коры фәннән аерып торган нәрсә ул ихласлык, үз халкынны фидакарьләрчә ярату. Чөнки, китапларда әйтелгән: “Бу дөньяда һәм анын эчендә булганнардан файда юк, Аллаһны зекер итүдән һәм аңа бәйле нәрсәләрдән, галимнәрдән вә шәкертләрдән гайре”. Тирмизи, Байхаки, Ибнн Мәдҗә. Аллаһы Тәгалә Коръәннең Мүҗәдәлә сүрәсендәге 11 аятендә болай ди: “Аллаһ Тәгалә ахирәттә ихлас иманлылырның, гыйлем бирелгән затларны, дәрәҗәсен күтәрер, югары дәрәҗәләргэә күтәрер”. “Галимнәр белән гади кешенең арасы 70 дәрәҗә, һәр икесенең арасы 500 еллык юл”- дип бу аяткә шәрех биргән Ибне Аббәс разыяллаһы гәнһү.

Пәйгамбәребез дә хәдис шәрифендә: “Һәләкан нәәсу илләл галимүн, вә һәләкал галимүн илләл гамилүнә, вә һәләкал гамилүнә илләл мүхлисүн, вәл мүхлисүнә галә хатарин газыйм” дигән. (Хатыб Багдади китабы)

هَلَكَ النَّاسُ اِلاَّ الْعَالِمُونَ وَهَلَكَ الْعَالِمُونَ اِلاَّ الْعَامِلُونَ وَهَلَكَ الْعَامِلُونَ اِلاَّ الْمُخْلِصُونَ وَالْمُخْلِصُونَ عَلَى خَطَرٍ عَظِيم
Тәфсире — “Адәмнәрнең галимнәрдән башкалары һәлак булыр, мәгәр гамәл итүчеләр һәлак булмас, гамәл итүчеләр дә һәлак булыр, мәгәр ихласлылар һәлак булмас, ихласлылыр да ихласларын югалтудан олы куркуда” дигән.

Диндәге сыйфатыбыз эстендә дә эшләргә кирәк. Чал тарихыбызның тәҗрибәсе шул: миллилегебез диннең сагында торырга тиеш. Чечняда, Төркиядә ислам дине милли компоненет белән кушылып бара. Нишләп татар үзенең шанлы тарихыннан, галимнәреннән, ишаннарыннан оялырга, үрнәк алмаска тиеш ди?

Безнең милләтнең диндә үткән тирән эзе бар, бөтен мәдәниятебез тәссәвуф фикере белән сугарылган. Татарларда тәсәввуф – эчке яктан дини үсеш, үзеңне тәрбияләү, фидакарьлек, дин вә милләт өчен тырышу — һәрвакыт булган һәм хәзер дә бар. Нәкшбәндия тәрикатендә әйтелгәнчә, йөрәгендә Аллаһ, кулында эшен булсын! Аннан сон халыктан аерылмыйк, башны күтәрмик, мин-минләнмик, шәхси мөнәсәбәтләребезне җәмгыятьнеке итеп күрсәтмик, бигрәк дин исеме белән бутамыйк!

Ядкәрләрне милләтебезгә янәдән кайтарырга кирәк. Кайтара алмасак, һич булмаса күрсәтергә кирәк. Шушы олы максатлар белән, 15-17 июньдә Чувашиянең Шыгырдан авылындагы “Өч сәхабә” исемендәге Җәмигъ мәчетенә пәйгамбәребезнең вә ислам диненең 12 дңн артык ядкәре, Рәсүлебезнең шәхси әйберләрен махсус самолет белән алып кайтабыз. 15 июнь, дүшәмбе көнне иртәнге 11 дә ядкәрләр Шыгырданга кайтып җитә. Бу Идел буенда, татар-мөселман дөньясында зур бәрәкәтле вакыйга булыр, иншаллаһ! Барыгызны да ядкәрләр белән танышырга чакырам, хөрмәтле Президентыбыз, Сезне дә!

Гомумән, бүгенге көндә яшь имамнарның белем дәрәҗәләренең ни өчен бик түбән булуын да аңлатып була. Еш кына дини уку йортларын тәмамлаган яшьләр озак вакыт эш таба алмыйча йөриләр – нәтиҗәдә яисә төзелешкә, яисә кибеткә урнашырга мәҗбүр булалар. Икенче төрле әйткәндә, дини белем алган студентка эш базарында таләп юк дияргә була.

Әлеге ситуация студентлар мотивациясенең уку процессында ук төшүенә сәбәпче була. Әлеге проблеманы мөфтиятләр каршында имамнарның кадр резервын булдыру һәм дини уку йортларын тәмамлаган белгечләрнең карьераларын күзәтеп, барлап бару аркылы хәл итеп була дип саныйбыз. Яшь белгечләрне эшле итергә тырышыйк, һич булмаса, бер төрле юнәлеш биреп шунын тирәсендә туплап торыйк.

Актуаль проблемалар мәгариф системасына гына хас түгел. Инде айлар дәвамында Мордовиядә урнашкан Белозерье татар авылындагы проблеманы алыйк. Билгеле булганча, әлеге авыл мәктәбенең күпчелек укучылары һәм кайбер укытучылар яулыктан йөри. Администрация вәкилләре дәресләргә яулыктан йөрүне тыйганчы һәм әлеге гамәлне кискен рәвештә тәнкыйтьләгәнче бернинди проблема юк иде. Яулыкны тыю укытучыларга да, укучыларга да, ата-аналарга да тискәре йогынты ясады, күз яшьләре түгелүгә сәбәпче булды.

Алай гына да түгел, әлеге мәктәпкә ябылу куркынычы яный, чөнки дәүләт органнары мәктәпнең лицензиясен бетереп, укытучыларны кумакчы булалар. Балаларга исә мәктәпкә яулыктан килүне тыярга җыеналар. Әлеге адымнар тормышка ашырылса, җирле халык арасында радикаль фикерләр артып, экстремистларга дәүләт ислам белән көрәшә дип гаепләргә сәбәп булачак. Бу хәлләр турындагы сюжетны Франциядәге бер зур конференциядә күрсәткәннәр инде. Бу ситуация, үз чиратында, дәүләт имиджына зур зыян салучы фетнәгә әйләнеп бара.

Әлеге проблеманы хәл итү белән мин мөфти һәм Русия Иҗтимагый Палата әгъзасы буларак, инде озак вакыт шөгыльләнәм, әлеге проблема белән бәйле бик күп шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр килә. Шөгылләнә торгач ниләр ачылды сон? Төп проблема бер фикердә була алмавыбыз. Федераль палатага килгән Мордовия татарлары Мәскәүдә төрле фикер сөйли башлады ..

Икенчесе, бер олы мөфтиебез яулыкларны яклап чыкканда, икенче берәвебез яулык-хиҗаб ул Пәйгамбәр хатынларына гына хас дип фәтва бирде. Без Саранскиның үзенә мәктэп укытучылары белән күрешүгә бардык Шунда ачыкланган мәсәлә: татар яулыгын бәйләсәгез булмыймы дисәк, алар безнең галимнәребез хиҗаб ябып йөрергә куша диделәр. Шулай да без укытучылар белән дә, кыз балалар белән дә озын якалы күлмәк киеп, башларына колакларын капларлык яулык бәйләргә килештек. Шулай да, юк болай булмый, иякләрне капларлык хиҗаб кирәк диешәләр. Нишләргә?

Менә мәсәлә: илдә татар халкыбызга бер фәтва бирә торган орган юк. Без - мөфтиләр әллә күпме интервьюлар бирдек, ләкин бергә утырып фәтва кабул итә алмадык, югыйсә бу безнең туры җаваплылыкта бит! Башка мәсәләләрдә дә күп вакыт яшьләребез чит ил остаз-галимнәреннән радикаль фикерле фәтвалар алып яшәп яталар. Шуңа да мин тулысынча Изге Болгарыбызда бер гыйльми үзәк булдыруны хуплыйм.

Минем фикеремчә, югарыда әйтеп кителгән зур проблеманы барлык милләттәшләргә бергә хәл итү зарури. Милләттәшләребезгә карата ярдәм итүнең нигезләрен без башта холкыбызда булдырып, алга таба һәм белем һәм гаилә тәрбиясе аша үстерергә һәм ныгытырга тиеш, чөнки гаилә ул – нигез ташы.

Чыгышымны тәмамлап, бер бик мөһим фикер белән уртаклашасым килә. Бүгенге көндә татар мәгарифе өлкәсенә яисә, гомумән, татар халкына янаган нинди генә проблемалар булмасын, халыкны һәм милли мәдәниятны саклап калу теләге ничек кенә көчле булмасын – әлеге проблемаларны хәл итүдә без агрессив милләтчелеккә юл куймаска тиеш. Безнен халкыбызга хас булган йомшаклык, тирән хикмәт белән эш итәргә кирәк.

Күптән түгел, үзенең бер чыгышында, дәүләтебез Президенты Владимир Владимирович Путин түбәндәге бик гыйбрәтле сүзләрне әйткэн иде: «Вы поставили на одну доску патриотизм и ксенофобию, а это абсолютно разные вещи, не путайте божий дар с яичницей, - Национализм — вредное и разрушительное явление для России«. Татарчасы болайрак яңгырый: “Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләтне йомырка тәбәсе, гадел ватанпрәрвәрлек хисен – милләтчелек белән бутау дөрес түгел”.

Ахырда дин әһеле генә булып түгел, Россия Федерациясе Иҗтимагый Палатасы әгъзасе буларак шуны әйтеп китәргә телим: Россиядә дини һәм милли татулыкны, гармонияне саклауга керткән биниһая зур эшләрегезне истә тотып, Рөстәм Нургалиевич, сезнен алга таба Россиянен иң алдынгы регионы булган, илебез башлыгы Владимир Путиннын алып барган гадел курсынын һәр яктан терәге булган Татарстанда Президент булып сайлануыгызны теләп калабыз. Һәм сезгә, үзегез бүләк иткән типографиядә бу көннәрдә генә ике йөз елдан соң яңадан басылган, Россиянең беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәиновның китабын бүләк итәргә рөхсәт итегез. Аллаһ сездән разый булсын!