Абыстайлар дини гыйлем алган,

Иң шатлыклы бүген көннәре.

Көръән сүрәләрен укып,

Үткәргәннәр алар төннәрен.

 

Көръән китабларын алар ачып,

Бер-бер артлы хәреф белделәр.

Хәрефләрне алар белеп алгач,

Тел очына сүзләр тезделәр.

 

 Хәреф танырга өйрәткән,

Безнең галимнәребез.

Рахмәт яудырсын аларга,

Безнең Аллаһ Тәгаләбез.

 

Сабырлыкка түзеп гыйлем биргән,

Безнең хазрәтләребез!

Без дә, аларга телибез,

Ходайның рахмәтләрен.

 

Тәбрик итәбез без сезне,

Гыйлем көнегез белән.

Кабат без тәбрик итәбез,

Сезнең көнегез белән!

 

Зур уңышлар без телибез,

Сезнең тормышыгызда.

Белем биреп, гыйлем алган,

Сезнең көннәрегездә

 

Хасян бабай-2013г. (Хасан хазрат Хаметов).